Бәйрәм көннәрендә Казанның ашыгыч ярдәм учреждениеләре көчәйтелгән режимда эшлә

Бу яңа ел каникулларында шәһәрлеләрнең медицина ярдәме сорап еш мөрәҗәгать итүенә бәйле «Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, 1 гыйнвардан алып

БӘЙЛЕ
2011 Дек 26

Бу яңа ел каникулларында шәһәрлеләрнең медицина ярдәме сорап еш мөрәҗәгать итүенә бәйле

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, 1 гыйнвардан алып 10 гыйнварга кадәр барлык мөрәҗәгать итүчеләргә — кайда яшәвенә һәм полисы булу-булмауга карамастан, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов белдерде.

Бәйрәм көннәрендә Казанның ашыгыч медицина ярдәме учреждениеләре көчәйтелгән график буенча эшләячәк. Бу яңа ел каникулларында шәһәрлеләрнең хроник авырулары көчәю, салкын тию, җәрәхәтләнү, шулай ук урамда калып өшү белән бәйле рәвештә медицина ярдәме сорап еш мөрәҗәгать итүенә бәйле.

Республиканың, шәһәрнең һәм районның халык күпләп ял итә торган яңа ел чаралары урынында Казанның ашыгыч медицина ярдәме бригадалары кизү тору һәм амблуатория-поликлиника учреждениеләреннән медицина пунктлары оештыру каралган.

Каникуллар вакытында ашыгыч ярдәм бригадалары саны 80гә кадәр артачак. Беренчел медицина ярдәменә ихтыяҗ булган очракта поликлиника һәм стационарларның табиб-шәфкать туташы бригадалары җәлеп ителәчәк.

Кизү торучы клиника һәм травматология пунктларында дару һәм медицина кирәк-яракары запасы әзерләнгән. Стационарларда авырулар күпләп китерелү очрагын күздә тотып, караватлар әзерләнгән.

Моннан тыш, поликлиникаларда табибларның өстәмә кабул итү сәгатьләре оештырылган. Кабул ителүгә гадәттәгечә регистратурада язылу зарур, дип искәртте Рамил Әхмәтов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе