Чаллыда хәләл азык-төлек җитештерүчеләрне данладылар

Хәләл азык-төлек җитештерү өлкәсендә хезмәт куйган ҖЧҖ «Челны-Бройлер» хезмәткәрләрен хөрмәтләү 2011 елның 23 декабре көнне булды.

БӘЙЛЕ
2011 Дек 26

Хәләл азык-төлек җитештерү өлкәсендә хезмәт куйган ҖЧҖ «Челны-Бройлер» хезмәткәрләрен хөрмәтләү 2011 елның 23 декабре көнне булды. Биредә 50дән артык хезмәткәр — дирекция, технология вәкилләре катнашты.

Җыелышучылар каршында «Челны-Бройлер»ның башкарма директоры Залил Нәсим улы Хасанов, имам-мөхтәсиб Алфас хәзрәт Гайфуллин, мөхтәсибәттә хәләл азык-төлек җитештерүдә җаваплы булучы, Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты эксперты Фаат хәзрәт Мөхәммәтов чыгыш ясады. Алар мөселманнар өчен тырышучыларга рәхмәтен җиткерде. Шул ук вакытта хезмәткәрләргә Аллаһ каршындагы җаваплылыклары хакында искә төшерде. Соңрак Алфас хазрат һәрбер хезмәткәргә истәлекле бүләкләр — Коръән аятләре белән булган сәгатьләр, 2012 елга «Ислам нуры» календарен тапшырды. Хезмәткәрләр үз чиратларында ышанычларны аклаячаклары турында әйтте.

ҖЧҖ «Челны-Бройлер» Татарстанда гына түгел, Ә Россиядә хәләл азык җитештерүдә беренчеләрдән булып тора. Быел 5806,9 тонна күләмендә азык-төлек җитештерелгән. Бер ел эчендә үсеш 1364, 9 тоннаны тәшкил иткән. Бүген исә 50дән артык «Хәләл» эшләнмә җитештерелә. Ит таратылышы Россиянең 11 өлкәсендә тормышка ашырыла. Хәләл азык җитештерүдә барлык ислам кануннары да үтәлә. Кошны кулдан суялар һәм әзер иткә бары рөхсәт ителгән тәмләткечләр генә салына. Процессны Чаллы мөхтәсибәте һәрдаим контрольдә тота. Әйтеп китү кирәк: ул моның белән генә чикләнми, ә хәләл азык җитештерүчеләр белән төрле чаралар да үткәрә, дип хәбәр итә IslamTatar.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе