РИУ Таҗикстандагы Әгъзам исемендәге ислам университеты белән хезмәттәшлек итү килешүенә кул куйд

Таҗикстан ислам уку йорты вәкилләренең Татарстанда булу кысаларында РИУ белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. РИУ тарафыннан документка ректор Рафыйкъ

БӘЙЛЕ
2011 Дек 26

Таҗикстан ислам уку йорты вәкилләренең Татарстанда булу кысаларында РИУ белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.

РИУ тарафыннан документка ректор Рафыйкъ Мөхәммәтшин, ә Таҗикстан ислам университеты ягыннан анализ, контроль һәм Таҗикстан җәмәгатьчелеге белән элемтә бүлеге мөдире Абдуманнон Саидов кул куйды.

Хезмәттәшлек итү кысаларында студентлар һәм профессорлар, укытучылар составы белән алмашу, Таҗикстан укытучыларының ислам тәртипләреннән әзерлек дәрәҗәсен үстерү, бергәлектә белем бирү һәм фәнни проектлар үсеше планлаштырыла.

Тантаналы рәвештә кул куелудан соң, Таҗикстан вәкилләре Казанга укырга килүләрен билгеләп узды. Чөнки РИУ совет чорыннан соңгы яссылыкта иң алдынгы ислам югары уку йортларыннан санала, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе