2011 ел нәтиҗәләре буенча Казанда уртача хезмәт хакы 22304 сум тәшкил итәчәк
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, 2011 ел нәтиҗәләре буенча Казанда уртача хезмәт хакы 22304 сум тәшкил итәчәк. Бүген Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең икътисади үсеш комитеты рәисе Сергей Ватанин әнә шул хакта хәбәр итте.
Комитет башлыгы «Казанның башлангыч социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында»гы докладында билгеләп үткәнчә, 2011 ел нәтиҗәләре буенча Казанда уртача хезмәт хакы 22304 сум тәшкил итәчәк. Шуның белән бергә эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы үсеше — 12, кече предприятиеләрдә 9,5 процентка җитәчәк.
Докладчының сүзләренә караганда, агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча барлык предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 11,4 процентка артып, 21605 сум тәшкил иткән. Гыйнвар-сентябрь айларында шәһәрдә уртача хезмәт хакы ТР буенча уртача эш хакы белән чагыштырганда 14,5 процентка (2737 сумга) артыграк булган.
Сергей Ватанин хәбәр иткәнчә, 1 декабрьгә шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурыч 697 хезмәткәр алдында 14,2 миллион сум тәшкил иткән. Шәһәр буенча гомуми бурыч күләме бөлгенлеккә төшкән предприятиеләр һәм кече предприятиеләрне исәпкә алып, 2807 кеше алдында 52 миллион сум булган.
Комитет башлыгының сүзләренә караганда, 2012 елда хезмәт хакы 11,8 процентка артачак. «Бу соңгы чик түгел, — дип ассызыклады Метшин. — Җитәкчеләрдән хезмәт хакын күбрәк арттыруны таләп итәргә кирәк».
Сергей Ватанин хәбәр иткәнчә, ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләмен 140 миллиард сумга кадәр арттыру күздә тотыла. Җәлеп ителгән инвестицияләрнең 80 процентка якыны биналар һәм корылмалар төзелешенә, шул исәптән өчтән бере торак сафка бастыруга юнәлдерелгән. Киләсе елда үсеш 6 процент тәшкил итәр дип көтелә.
Илсур Метшинның сүзләренә караганда, 2010 елда, инвестицияләрнең күләме 100 миллиард сумга җиткәч, бу ирешеп булмастай күрсәткеч буларак кабул ителгән иде. Быел исә үсеш 40 процент тәшкил итте.
«2011 елны без күпләр көткәнгә караганда яхшырак уздык», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.