Бинаның соңгы вариантын әле килештерү дәвам итә
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, бүген «Татмедиа» агентлыгында Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерүгә багышланган матбугат очрашуында журналистлар татар поэиясенең даһие Габдулла Тукай белән бәйле, татарның беренче газеталары барлыкка килү, татар сәхнәсенең беренче осталары яшәү белән истәлекле булган «Болгар номерлары»ның язмышы белән кызыксынды.
Билгеле булганча, әлеге кунакханә 2008 елның сентябрь ахырында сүтелгән иде. Экспертлар йортның нигезе — 55 процентка, кирпеч стеналары — 60 процентка, бүлмә такталарының 100 процентка, түшәме — 80 процентка, түбәсе 70 процентка, бина үзе 93 процентка таушалган дип тапкан иде. Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан һәм бу бинаның күренекле татар язучылары белән бәйле булуын истә тотып, 2006 елда объектны МФК «Ершовский»ның устав фондына кертелүе хәбәр ителде.
Хәзерге вакытта Болгар номерлары урынында яңа бина төзелеп килә. Бүген Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Шакиров бу нисбәттән: «Әлеге объект төрле яклап каралды. Болгар номерларын ничә катлы булган шулай итеп торгызырга кирәк дигән фикер дә бар иде. Бүгенге көндә аның эчендә өстәмә ике кат төзелгән. Шәһәр төзелеше советында, ведомствоара эшче төркеме утырышында, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагындагы эксперт советында карау нәтиҗәләре буенча якларны канәгатьләндерә торган карарга киленде.
Болгар номерларының проекты үзгәрде. Ул башта ничек булган — шул рәвештә яңадан торгызылмаячак», — дип белдерде. Аңлашылганча, Болгар номерларының каршы ягы — 3 катлы, ә эчке ягы ике катка биегрәк булачак.
Казанның баш архитекторы Т.Прокофьева сүзләренә караганда, бик күп вариантлар каралган, фикер алышулар бик көчле булган. «Нигез итеп бинаның биш каттан торган варианты алынды. Бинаның соңгы вариантын әле килештерү дәвам итә», — диде ул.