Казанда "Бәхетле ханымнар" очрашты

Бүген Казанда «Бәхетле ханымнар» Татарстан җөмһүрияте актив хатын-кызлар очрашуы үтте. Аның оештыручысы: «Татарстан мөслимәләре Берләшмәсе» оешмасы иде.

БӘЙЛЕ
2011 Дек 23

Бүген Казанда «Бәхетле ханымнар» Татарстан җөмһүрияте актив хатын-кызлар очрашуы үтте. Аның оештыручысы: «Татарстан мөслимәләре Берләшмәсе» оешмасы иде.

Мөслимәләр Берләшмәсе җитәкчесе Наилә Җиһаншина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, очрашуга Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Татарстан Президенты Идарәсенең дини оешмалар белән үзара бәйләнештә мәгълүмати-аналитик бүлек мөдире Чулпан Мәхмүтова, Казан башкарма комитетының телләр үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара тәэсир итү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов һәм башкалар килгән иде. Чарада республиканың төрле районнарыннан килгән активистлар катнашты.

Югары кунаклар Татарстан мөслимәләре Берләшмәсе эшчәнлеген уңай бәяләде. Үз чиратында, Наилә Җиһаншина «Татарстан мөслимәләре Берләшмәсе»нең соңгы еллардагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. Наилә ханым сүзләренчә, оешманың планнары шактый. — Мөслимәләр модасы Йорты ачу, ятим балалар белән эшләү һ.б. «Плананнарыбыз күп. Тагы да актив рәвештә эшләрбез һәм җәмгыятебезгә файда китерербез, дип өметләнәм», — диде ул.

Бүгенге очрашуда катнашучыларга кызыклы программа әзерләнгән иде: милли һәм дини киемнәр тегүче республика дизайнерларының коллекциясен күрсәтү, кием, яулык бәйләү стиле буенча оста дизайнерлардан мастер-класслар, «Swarovski» ташларыннан эшләнгән шамаилләр, фотокүргәзмәләр.

Шулай ук үз хезмәтләренең осталары булган һәм әле тәүге адымнарын ясаучы милли һәм дини җырлар башкаручылар чыгыш ясады. Алар: Асаф Вәлиев, Алмаз Мәннапов, Ильяс Халиков һ.б. Моннан тыш, татар милләтенең рухи кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен белүгә тамашачылар өчен «Иң хикмәтле» викторина оештырылган иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе