Мәскәү Җәмигъ мәчетен төзүне төгәлләү эшләре 2013 елга кичектерелде, дип хәбәр ителде «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгына җомга көнне шәһәр администрациясеннән.
Әйтелгән сүзләрдән билгеле булганча, бу карарга шәһәр мэры Сергей Собянин кул куйган.
«Баштан ук төзү эшләрен 2009 елда төгәлләү турында уйланылган иде. Хәзер шәһәр төзүе-җир комиссиясе карары нигезендә бу срок, күп дигәндә, 2013 елның 31 декабренә күчерелде», — ди агентлык әңгәмәдәше.
Моннан тыш ул, хөкүмәт мәйданны зурайтырга ризалык бирде, ди. Ягъни 26,5 мең кв. метр зурлыктан 31,2 мең кв.метрга җиткерү.
Мәчет комплексында кечкенә һәм зур намаз уку залы, шулай ук нәзарәт идарәсе булачак, дип хәбәр итә «Интерфакс».