Быел ул күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрьнең тууына 180 ел тулуга багышланды.
Башкортстанда, һәр ел саен оештырылучы Мифтахетдин Акмулла көннәре булып үтте. Быел ул күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрьнең тууына 180 ел тулуга багышланды.
Соңгы елларда Башкортстанда Мифтахетдин Акмулланың истәлеген мәңгеләштерү өчен байтак эшләр башкарыла. Туган ягы — Миякә районы Туксанбай авылында Акмулланың йорт-музее эшләп килә. Башкортстан дәүләт педагогия университетына 2007 елда Мифтахетдин Акмулла исеме бирелде. Университет биналары арасындагы мәйданда атаклы мәгърифәтчегә һәйкәл дә куелган. Милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүче әдипләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре казанышлары Акмулла исемендәге бүләк белән бәяләнә. Тырыш талипларга атаклы шәхес исемендәге стипендияләр дә булдырылган.
Халыкара Акмулла көннәре чикләрендәге төп чара Уфада, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында үтте. Андагы зур җыенга Татарстаннан, Үзбәкстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән һәм Болгариядән дә кунаклар — танылган галимнәр һәм әдипләр килгән. Башкортстанда Акмулланың истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән филология фәннәре докторы Әхмәт Сөләйманов зур эшләр башкарган. «Акмулланы да, башка шәхесләребезне дә киләчәк буыннар белергә тиеш. Бу милләтпәрвәрлекне үстерүгә булышлык итә», — ди Әхмәт Сөләйманов.
Аның сүзләренчә, кайсыбердә Акмулла тирәсендә төрле бәхәсләр дә кузгалып китә. «Аны башкортлар да, татарлар да, казакълар да үз милләте вәкиле итеп кенә күрә, ул бөек шәхес һәм ул шушы өч милләтнеке генә дә түгел, ә барлык төрки халыкларныкы да. Шуңа күрә тарсынырга ярамый», — ди Әхмәт Сөләйманов.
Акмулла көннәренә багышланган чаралар аның туган ягы Миякә районында да дәвам итте. Анда «Акмулла нәсихәтләре» дигән бәйрәм һәм башка мәдәни-әдәби чаралар оештырылды, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның мәгълүмат агентлыгы.