21 декабрь Бөгелмә шәһәренең администрация бинасында экстремизмга каршы бару темасына «түгәрәк өстәл» үтте. Чарада полиция хезмәткәрләре, ислам дине вәкилләре, Православия чиркәве әһелләре һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Җыелышта яшьләр арасында экстремизм таралу темасына багышланган актуаль сораулар күтәрелде, шулай ук моны юкка чыгаруның ысуллары каралды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.