Балигъ булмаганнар өчен эшләүче «Асылташ» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр «Колизей» күңел ачу комплексында «Кубок-ООРМ» боулинг буенча шәһәр турнирында катнашты.
Турнирда балалар һәм яшүсмерләр, оешманың 35 яшькә чаклы яшь хезмәткәрләре катнашты. Командалар алты кешедән торды.
«Асылташ»та тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге боулингта уйнаулары беренче иде. Аларга бу бик тә ошады, шатланып беренче рекордларын ясадылар.
Турнир программасында ярышларны «Асылташ» үзәгенең хезмәткәрләре дәвам иттерде.
Азакта турнирны оештыручылар тарафыннан яшь спортсменнарга чәй табыны әзерләнде, дип хәбәр итә http://nabchelny.ru/