Саратовта хәрам азык-төлек әзерләми торган тагы бер кафе ачылды.
Ул Саратовта танылган «Төрек тандыры» маркасы белән эшли. Инде беренче килүчеләрне кабул итте. Алар арасында өлкә мөфтие Әхмәд хаҗи Махметов та бар иде.
Ул хезмәт күрсәтүнең югарылыгын һәм тәмледән-тәмле ризыкларның күплеген ассызыклап, бу эшне башлаучыларга киләчәктә уңышлар теләде. Хәләл туклануның урыны Мәскәү һәм Әстерхан урамнары кисешкән урында, СДУ янәшәсендә урнашкан, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.