Ул Россия ислам университеты ректоры Рафыйкъ Мөхәммәтшин белән очрашты. Ректор кунакка югары уку йортының ачылу тарихы турында һәм хәзерге функцияләре турында сөйләде.
Шулай ук Аль-Акбариның бирегә килү кысаларында, ул халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нургалиев һәм РИУдагы Коръән хафизлар әзерләү Үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров ярдәмендә университет эшчәнлеге белән танышты.
Ул РИУдагы Сәгуд Гәрабстанының иң Изге Саклаучы Абдалла ибн Абдель Азиза Аль-Сауди исемендәге китапханәдә, компьютер бүлмәсендә, Коръән хафизлар әзерләү Үзәгендә, шулай ук лекцияләрдә булып, студентлар, укытучылар белән аралашты, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.