2011 елның 20 декабрендә ТҖ МДНдә мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе советының чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта ассоциациянең киләчәктәге эшләре балән таныштылар, 2012 елга якынча план төзелде:
1. «Хаҗи костюмы» исемндәге дизайнерлар конкурсы үткәрү
2. «Республика ифтары 2012»не оештыру
3. «Зәм-зәм» суы» (мохтаҗ кешеләргә зәм-зәм суын тапшыру мөмкинлеге)
Ассоциация шулай ук төрле семинар, конференция, хәйрия акцияләре үткәрергә ниятли.
Шулай ук утырышта катнашучылар Лобачевский, 6 урамында урнашкан Ассоциациянең офисын да техник яктан яхшырту, аңа фирма стилен кертү, рәсми сайт һәм символика булдыру буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.