Үзбәкстанда никах өчен иң кечкенә яшь 17не 18гә күтәрү тәкъдиме белән чыктылар. Моның хакында 20 декабрь көнне Үзбәкстанның Азатлык Радиосы (Озодлик) хәбәр итте.
«Гаилә» фәнни-гамәли үзәге никах укытуны 17 дән 18 яшькә күтәрүне сорый.
Үзәк фикеренчә, яшьли кияүгә чыгучылар еш кына аерылып кайтуга дучар була.
«Гаилә»нең белгечләре 18 яшьне кулайрак күрә. 17 дә никах рөхсәт ителү совет чорыннан калган, ди.
Элек Советлар Союзында булган төрле җөмһүриятләрдә никах яше кечкенә саналган. Мисал өчен, Украинада һәм Молдовада 16дан, ә Россиядә һәм Төркмәнстанда 18 дән никахка керү рөхсәт ителгән.
Үзбәкстан белән Таҗикстанда исә бу яшь 17 булган.
Ел башында Таҗикстан хөкүмәте кызлар өчен никах яшен бер елга күтәрде, дип хәбәр итә Ислам в СНГ.