Алар 6767 км озынлыгында юл үтәргә тиеш була
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, беренче тапкыр буларак, мөселманнар һәм христианнардан торган 4 дистәгә якын кеше (35-38ләп булыр дип ниятләнә) киләсе елның Казан Сабан туеннан Иорданиянең Амман каласына, аннары христианнар Иерусалимга, мөселманнар исә Мәдинә һәм Мәккәгә кадәр 4 айлык (җәяүлеләр өчен 3 айлык) Тынычлык һәм Татулык маршына кузгалачак. Дөрес, июньнең 23енә кадәр башта илебез йөрәге булган Мәскәүдә әлеге маршка мәдәни чаралар белән старт биреләчәк, аннары Изге Болгар һәм Зөядә, шулай да, беренче рәсми старт Татарстан башкаласы Казанда милли бәйрәм барган мәйданнарның берсендә ясала, шул рәвешле, сәфәр башы программасы берничә өлештән тора.
Маршта катнашучылар барысы бергә Грозныйда җыела, җәяүле марш шуннан башлана. Нәтиҗәдә, 6767 км озынлыгындагы Болгар, Зөя — Казан — Волгоград — Әстерхан — Грозный — Магас — Владикавказ — Батуми — Истанбул — Анкара — Дәмәшк — Амман — Иерусалим, Мәккә һәм Мәдинә маршрутында катнашып хаҗ кылучылар автобуста 3570 км, диңгез паромында 1080 км һәм җәяүләп 2117 км юл узарга тиеш була. Нәтиҗәдә, киләсе елгы сәфәр төрле цивилизация халыклары яшәгән төбәкләр аша узачак. Моңа кадәр 20 ел гомуми әзерлек барышында 10 марш уздырылып, аның беренчесе 1995 елда Чечняга сугышка каршы оештырылган, соңгысы исә 2009 елда Казакъстаннан Амманга 2012 елдагысы алдыннан сынау максатында уздырылган.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында журналистлар белән очрашкан Маршның башкаручы директоры, Казакъстанның Шемкент каласыннан килгән Казакъстан Республикасы татар һәм башкорт оешмалары ассоциациясе президиумы вәкиле булган Руслан Абдуллин шундый мәгълүматлар бирде. Маршның төп таләпләренең берсе — бернинди дини һәм сәяси агитация, шигарь булмаска тиеш. Анда катнашучылар үзен рухи баскычта күтәрүне күздә тота, Казан Универсиадасы, Татарстан турында мәгълүмат тарата, татулыкта килешеп яшәүне алга сөрә. Төп таләпләр: рухы белән толерант, физик һәм психологик яктан кеше (җенес ягыннан чикләүләр юк)шушы сәфәргә әзер һәм матди яктан хәлле булырга тиеш (һәркайсының карамагында 1-1,5 мең АКШ доллары булу шарт), киемнәре ачык төстә, гәүрәтләрен каплауларлык һәм иркен булу таләбе бар. Сәфәр барышын фильмга төшерү планлаштырылган, монысында «Культура» һәм «1 Канал»ныкылар булыр дип ниятләнә, Татарстанныкыларга да катнашса әйбәт буласы, диде Р.Абдуллин.