2011 елның 20 декабрендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов белән очрашты.
Очрашу барышында 2011 елның хаҗ сәфәренә нәтиҗәләр ясалды, киләчәктә хаҗга баруны оештыруның сыйфатын яхшырту, килеп туган проблемаларны чишүнең яңа юлларын карап үттеләр. Киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.