2011 елның 19 декабрендә Татарстан Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына нигез салынуга 105 ел тууга багышланган күргәзмә оештырылды.
Экпозициядә китаплар, җыентыклар, монографияләр һәм белешмәләр тәкъдим ителде.
Театрның туган көне булып 1906 елның 22 декабре санала. Нәкъ менә бу көнне татар телендә беренче спектакль куелган. Татар халкының рухи тормышында мөһим урын тоткан театрның барлыкка килүе «Шимбә» татар коллективы һәм «Сәяр» труппасы белән бәйле. Театрга нигез салучыларның берсе татар драматургы — Галиәскәр Камалның исеме 1936 елда театрга бирелә, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.