Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының сайлаулар һәм референдумнар хакында аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Законга кул куйды.
Кертелгән үзгәрешләр кандидатка ярдәм күрсәтү максатыннан имзалар җыю тәртибе, кандидатлар исемлеге, референдум үткәрү инициативалары, имзалар кәгазен тикшерү һәм башка мәсьәләләргә кагыла.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.