Аңа: беренче, икенче ризык, салат һәм сендвич керә. Әйтеп китү кирәк: «Рәйхан» атна саен менюны үзгәртеп тора. Бу уңайдан бирегә йөрүчеләр һәрдаим яңадан-яңа ризыклардан авыз итә ала. Меню белән http://reyhan.do.am. сайтында танышырга мөмкин.
Моннан тыш, кафесы үзенең Япон һәм Аурупа ашханәләре ризыкларын популярлаштыру максатыннан акция дә үткәрә. 500 сумнан да күбрәк бәягә пицца заказ биргән очракта — «Маргарита» пиццасы бүләккә, шулай ук 500 сумнан да күбрәк бәягә суши яки роллга заказ биргән очракта — тунц белән ролл бүләккә тапшырыла. Акциядән кафеның үзендә дә, телефон аша заказ биргәндә дә файдаланырга мөмкин. Өйгә китереп бирү бушлай. Акция декабрь азагына кадәр дәвам итә.
Китереп бирү телефоны: 214-88-86; 240-16-21
Шәһәребезнең күптән түгел генә ачылган «Рәйхан» кафесында пиццерия һәм суши-бар эшли. Үзендә Аурупаның хәләл ашханәсен, пиццерия һәм суши-барны туплаган кафе тәмле, сыйфатлы ризыклар белән тукланучы мөселманнар өчен дә, шулай ук бүтән дин кешеләренә дә уңайлы урын. Менюны тәҗрибәле шеф-поварлар әзерли.
Кафе Московская 2а адресы буенча, шәһәребезнең Үзәк универмагы янында урнашкан.
Хәбәр zurkazan.ru сайтыннан тәрҗемә ителде.