Кичә 19 декабрь көнне Россия Ислам университетында РИУ ректоры Р. Мөхәммәтшин Мәскәү Ислам университеты ректоры, Ислами гыйлем бирү Советы рәисе Марат Мортазин белән очрашты.
Очрашу барышында Ислами гыйлем бирү Советы эшчәнлегенең бурычлары һәм планнары хакында сүз барды.
Мәсәлән, Ислам гыйлем бирү Советы кысаларында, РИУ һәм МИУ белгечләре чыгарган укыту әсбапларын файдаланып, Казанда методик семинарлар үткәрүгә килешү төзелде, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.