20 декабрьдән 31енә хәтле Чаллының «ЭКСПО-КАМА» Күргәзмә үзәгендә «Һинд базары» күргәзмә-ярминкәсе үтә.
Күргәзмә экспозициясе шәрык базарының төсмерле экзотикасы һәм һинд мәдәнияты атмосферасы белән аерылып тора.
Күргәзмәдә катнашучылар табигый материаллар ярдәмендә кулдан эшләнгән хезмәтне тәкъдим итәчәк. Шулай ук йорт җиһазы, аксессуарлар, чын һинд чәе, күн эшләнмәләре, кыйммәтле ташлардан эшләнгән хезмәтләр, кием, яулык, шарфлар, дизайнер сумкалары, хуш исле майлар, хушбуйлар, табигый бизәнгечләр һәм башка кызыктыргыч әйберләр күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Nabchelny.ru
Күргәзмә-ярминкәнең эшләү вакыты: 10.00дан 19.00 вакытка кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 470-102.