Кичә Казанда балалар өчен махсуслашкан китап кибете ачылды. «Балалар өчен китаплар кибетчеге»ндә 60 тан артык нәшрият китаплары тупланган. Әлеге нәшриятлар «балалар әдәбияты»на махсуслашкан. Биредә иң эреләре: «Эксмо», «АСТ», «Махаон»нан башлап, кечкенә дип саналганнар: «Мир детства» «А-БА-БА-ГА-ЛА-МА-ГА», «Мелик-Пашаев», «Клевер»,«Розовый жираф» белән төгәлләнә.
Кибеттә язучылар, рәссамнар белән иҗади очрашулар, кул эшләнмәләре буенча мастер-класслар һәм танып белүгә ярдәм итә торган чаралар үтәчәк.
Петербург урамындагы «Бульвар» сәүдә үзәгендә урнашкан «Балалар өчен китаплар кибетчеге» данәләп сатылу челтәрендә тугызынчы урынны биләде, дип хәбәр итә kzn.ru.