Иртәгә ТР инвалидларының I спартакиадасына багышланган матбугат конференциясе узачак

Хәзер спартакиаданың финал ярышлары уза, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат хезмәте.  Иртәгә Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында, ТР

БӘЙЛЕ
2011 Дек 19
Хәзер спартакиаданың финал ярышлары уза, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат хезмәте.
 Иртәгә Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында, ТР инвалидларының I спартакиадасының финал ярышларына багышланган матбугат конференциясе узачак. Журналистлар белән очрашуда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР инвалидларының физкультура-спорт оешмасы рәисе, Россиянең атказанган тренеры Фәридә Сафиуллина, пауэрлифтинг буенча спорт мастеры, Пекинда паралимпия уеннарының көмеш призеры, Дөнья һәм Ауропа чемпионы, Россиянең күпкатлы чемпионы Айрат Зәкиевның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
ТР инвалидларының I спартакиадасы (спортчылар – терәк-хәрәкәт аппараты, ишетү, күрү сәләте начар булучылар), агымдагы елның октябрь азагыннан декабрь аена кадәр уза. Спортчылар 10 спорт төре буенча ярыша: бочча, дартс, голбол, шахмат, шашка, грек-рим көрәше, ирекле көрәш, өстәл теннисы, футбол һәм армрестлинг.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе