Интернет челтәрендә Диния нәзарәте «Хәләл» стандарты Комитетының Башкортстандагы рәсми сайты — www.halalcom.ru эшли.
Комитет җитәкчесе Тимур Шәнгәрәев сүзләренә таянып, «Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, сайт халыкка хәләл ризык җитештерүче оешмалар, фабрикалар эшчәнлеге турында мәгълүмат биреп бару максатыннан ачылган.
Биредә Комитет һәм Башкортстанда, Россиядә, бүтән илләрдә хәләл-индустрия торышы, теге яки бу азык-төлек, сертификатка ия булган оешмалар, элемтәләр һәм башкалар турында соңгы хәбәрләрне белергә мөмкин.