Яклар төбәкләрдә конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау буенча фикер алышты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БДБ мөселманнары Консультатив советы рәисе — Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Аллахшукюр Пашазаде белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының дини оешмалар белән элемтә идарәсе җитәкчесе Марат Гатин һ.б. катнашты.
Яклар өммәт тормышы белән бәйле мәсьәләләр, төрле милләт вәкилләре яши торган төбәкләрдә конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау буенча фикер алышты, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат хезмәте.