Бүген башкалабызның «Казан» милли мәдәният үзәгендә Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелгән «Ислам террорга каршы» дигән фәнни-гамәли конференция булып узды. Аның эшендә дин әһелләре, галимнәр, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Казан казые Сөләйман хәзрәт Зарипов Коръән укып башлаган бу чара шактый эшлекле шартларда узды. Хәтта әлеге конференция эшендә катнашучыларны котларга, аларны сәламләргә дип мөнбәргә чыккан кешеләр дә биредә экстремизмга үзләренең фикерләрен, карашларын белдерделәр. Әйтик, Татарстанның Куркынычсызлык Советы секретаре Валерий Власов республикада 115 милләт вәкилләренең яшәвен, барлыгы 1467 дини оешма булып, шуларның 1102се мөселманнарныкы булуын, 280се православиегә, 85е башка мәхәлләләргә каравын бәян кылды. Валерий Александровичның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда дини һәм башка өлкәләрдә тотрыклылык хөкем сөрә. Шулай да чит илләрдә укып кайткан яшьләрдә экстремистик карашлар да чагыла. «Кызганыч, экстремистлар ислам дине битлеге астына яшеренеп гамәл кылалар. Кайсы динне тоту — һәркемнең үз эше, әлбәттә. Әмма кешенең, җәмгыятьнең иминлегенә куркыныч янаган очракта ул шәхси эш булудан туктый. Мондый очракта һәм дәүләти, һәм иҗтимагый, һәм дини оешмаларның көче бергә берләшергә тиеш»,-диде В. Власов.
Куркынычсызлык Советы әһеле үз чыгышының ахырында Казанда 2013 елда үткәреләчәк Универсиадага чит илләрдән күп спортчылар, журналистлар киләчәге, безнең исә аларның иминлеген саклауда, дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә тырышлык күрсәтергә тиеш булуыбызны искә төшереп узды.
Әзербайҗан мөфтие, Кавказ халкының Югары Дини Советы Рәисе Аллашөкер Пашазадә башта шушындый зур җыен үткәреп, аңа чакырулары өчен тугандаш татар халкына үзенең олуг рәхмәтләрен ирештерде. Шул ук вакытта ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Әзербайҗанга визит ясавын һәм бу зур вакыйганы анда әле дә якты истәлек итеп саклауларын әйтеп узды.
«Кайберәүләр еш кына исламны террорчылык белән бәйләп аңлатмакчы булалар. Әмма без күп очракта террорчыларның нәкъ тә мөселманнарга зыян салуларын онытмыйк»,-диде А. Пашазадә. Аның сүзләренчә, Кавказда террорны дин белән бернинди уртаклыгы булмаган, җәмгыять тарафыннан кире кагылган, уңышсызлыкка очраган бәндәләр үзләренең тәкәбберлекләре аркасында, сәяси максатларына ирешү өчен кылалар.
Татарстан Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатинның фикеренчә дә, экстремизмны дин әһелләре арасыннан эзләргә кирәкми. «Аллаһның барлыгына чынлап та ышанган хак мөселман кешесе беркайчан да кулына корал алмаячак»,-диде Марат әфәнде.
Миңа калса, бу җыенда РФ Президентының элекке киңәшчесе Алексей Гришинның чыгышы шактый гына кызыклы булды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Россиядә 76 мөфтият бар. Һәм бу сан кимүгә таба бармый, киресенчә, үсү, ягъни арту ягына үрмәли. Мәсәлән, бер төбәктә 14 мәхәллә барлыкка килеп, шуларның һәммәсе дә үзендә мөфтият булдырган. «Озакламый бездә һәр мәчет имамы үзен мөфти дип игълан итергә мөмкин. Бу бит инде абсурд!»-дип үзенең фикерләрен дулкынланып әйтеп салды Алексей Алексеевич. А. Гришин кайбер өлкәләрдә имамнарны хәтта Диния нәзарәте белән килештереп тормыйча да куюларын тәнкыйтъләде.
«Собрание» дигән иҗтимагый оешма берлеге идарәсе җитәкчесе Мөхәммәд Сәлахетдинов исә экстремизмга чик куюда имамнарның роле зур булуын бәян кылды. Аның фикеренчә, имам аеруча яшьләр арасында абруйлы да, укымышлы да булырга тиеш.
Бу форумда чыгыш ясаучылар шактый күп булды.
Бу форумда Казандагы Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшинның фикерләре бик актуаль булып яңгырады. «90 нчы еллар башында яшьләр дини белем алырга дип чит илләргә китеп барды. Хәзер инде алар аннан Россиягә кире кайта башлады. Аларның башка гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләнүенә берәүнең дә шиге юк. Яшьләр бәлки ихлас мөселманга да әйләнгәннәрдер. Ләкин бит алар мәктәпне тәмамлауга ук, бернинди дини әзерлекләре булмаган килеш чит илгә чыгып китте...Алар бүгенге көндә мөселман руханиларының иң гыйлемле өлешен тәшкил итә. Хәнәфи мәзһәбендәге аз күләмле имамнарга караганда аларның яшьләргә тәэсире зур...»-диде профессор әфәнде.
Минем фикеремчә, Татарстанда әле, Аллага шөкер, экстремистик, террорчыл гамәлләр юк. Транспорт чараларында әледән-әле безне куркытып, төрле тартмаларга шикләнеп карарга, кичекмәстән экипажга хәбәр итәргә дигән игъланнарга да: «Безгә каян килсен инде ул экстремизм?»-дип күңел ничектер рәнҗү кичерә.
Әйе, Казанда да берзаманны Иске Татар бистәсендәге тарихи истәлеккә ия булган йортларны яндыра башладылар. Әмма ул җинаятьне кылучыларны эзләп тә маташмадылар шикелле. Менә кайдан эзләргә кирәк иде экстремизмны!
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары