Студиянең сәнгать җитәкчесе — Россиянең — атказанган, Татарстанның — халык, Г.Камал театрының әйдәп баручы артисты Наилә Гәрәева
«Татар-информ» нан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында «Нур» балалар татар театр студиясе ачыла. Студиянең сәнгать җитәкчесе — Россиянең — атказанган, Татарстанның — халык, Г.Камал театрының әйдәп баручы артисты Наилә Гәрәева.
«Нур» театр студиясенә татар телен белгән 7 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар чакырыла. Заявкалар 2012 нче елның 13 нче гыйнваренә кадәр кабул ителә, шулай ук (843) 236 77 31 телефоны буенча да язылырга мөмкин. Театр студиясенең барлык дәресләре дә Актерлар йортында узачак. Беренче дәрес 2012 нче елның 16 январендә булыр дип көтелә.
«Нур» студиясендә укыту өч төркем-юнәлештә алып барылачак: «Актерлык осталыгы нигезләре», «Ритмопластика» (Сәхнә хәрәкәте) һәм «Музыкаль тәрбия». Әлеге театр мәктәбендә үз эшенең остасы булган Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирая Әкбәрова, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Марсель Мәхмүтов, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера балет театрының балет труппасы артисты Мария Моргунова, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы мөгаллиме, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Бикчәнтәева дәрес бирә.
«Нур» студиясендә укучылар, дәресләрдән кала, Казан театрлары спектакльләренә йөриячәкләр, сәхнә артына экскурсияләр ясап, театрлар эшчәнлеге, эчке төзелешләре хакында якыннанрак танышачаклар.
Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев бу нисбәттән: «Бүгенге көндә Казанда рус телендә дәресләр алып барылган театр мәктәпләре күп. Шуңа да без балалар өчен татар театр студиясе ачуны үзебезнең бурычыбыз дип санадык. Анда Татарстанның танылган артистлары һәм әйдәп баручы уку йорларыннан мөгаллимнәр белем бирәчәк. «Нур» студиясенең төп бурычы — төпле фикерле, актив, үз халкының сәнгатен яратучы, сәнгатьнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә сәләтле булган кеше тәрбияләү», — дип белдерде.
Студиянең «Нур» дип аталуы безгә 1912 нче елда легендар артистка Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тарафыннан оештырылган икенче татар театр студиясен хәтерләтә. 1912 нче елда оешкан «Нур»ның әйдәп баручы артистлары Барый Тарханов, Касыйм Шамил, Мөхтәр Мутиннар булган.