Бүген Россия Премьер-министры Владимир Путинның турыдан-туры эфир барышында Уфадан бирелгән сорауга җавабы шундый булды
Татарстанда күп нәрсә эшләнгән, шул исәптән Казан шәһәрен үстерү буенча да. Бүген Россия Премьер-министры Владимир Путинның турыдан-туры эфир барышында Уфадан бирелгән сорауга җавабы шундый булды.
Владимир Путин Башкортстанга да дөрес бәя бирде, республика үсешенә Мортаза Рәхимовның этәргеч бирүен ассызыклады. Уфада хәл ителмәгән проблемалар да бар әле, дип билгеләп үтте ул, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат агентлыгы.