"Мода белән тегелгән хиҗәп: яклыйсызмы әллә каршымы?"

14 декабрь РИУда студентлар фикер алышуы Хатын-кызлар лигасы турнирының өченче этабы үтте. Биредә «Мода белән тегелгән хиҗәп: яклымы әллә каршымы?» дигән сорау куелган иде. Мода

БӘЙЛЕ
2011 Дек 15

14 декабрь РИУда студентлар фикер алышуы Хатын-кызлар лигасы турнирының өченче этабы үтте.

Биредә «Мода белән тегелгән хиҗәп: яклымы әллә каршымы?» дигән сорау куелган иде.

Мода белән тегелгән хиҗәп яклы төркемнең исеме «Фисәбилилләһ» (ягъни "Аллаһ юлында"), каршы якның исеме «Взгляд» («Караш») иде.

Фикер алышу өч раундтан торды. Аның үз кагыйдәләре дә бар иде.

1. Кызлар чыгыш ясаганда бер-берләрен бүләргә тиеш түгел;

2. Шәхси характердагы сораулар бирү тыела;

3. Үз фикерен белдерүче куелган регламентны узмаска тиеш.

Беренче раундта кызлар үз фикерләрен яклады, дәлилләр китерде. Мәсәлән мода белән тегелгән хиҗәп яклы төркем: «Якты, ачык киемнәрдән йөрергә кирәк. Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата», — ди. «Караш» кызлары булдыра алганча гади һәм тыйнак киенү яклы. Пәйгамбәребезнең киемгә кагылышлы сөннәте барлык чорга да бер, дип саный.

Икенче раундта командалар бер-берләренә сораулар яудырды. Шул рәвешле күзәтүчеләрне кызыксындырган мәсьәләләргә дә ачыклык кертте.

Өченче раундта студент кызларның фикер алышу кичәсенә килгән мөслимәләрдән сораулар яңгырады.

Ниһаять күп әйтелгән фикерләрдән соң, йомгаклау өлешенә дә килеп җиттек.

Жюри вәкилләре: Марат Гыйльманов, Антонова Айгөл, Зиннәтова Ләйлә бертавыштан «Фисәбилилләһ» төркеменә тавыш бирде. Тамашачылар ике төркемгә бүленеп, берсе «Караш» командасын, икенче «Фисәбилилләһ» командасын яклады.

Шулай итеп, әлеге чарада «Фисәбилиләһ» командасы җиңү яулады.

Искәртеп узабыз: мондый фикер алышулар хакыйкатьне эзләүдән түгел. Чөнки моңа дин галимнәре күптән үз фикерләрен әйткән инде. Биредә максат: студент кызларның үз сүзләрен төгәл, аңлаешлы итеп тамашачыларга әйтеп бирә белүе, сөйләм сәләтләрен күрсәтә алуы. Шуңа да бәя биргәндә кызларның ни рәвешле дәлилле, анык итеп чыгыш ясауларына игътибар ителде.

Инде киләсе атнага булачак тема: «Баланы кая укырга бирергә: дөньяви мәктәпкәме, әллә дини мәктәпкәме?»

78,77 Kb


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе