Чара бүген, 14 декабрь көнне, 15:30 да РИУның актлар залында була.
Өченче турнирның соравы «Мода белән тегелгән хиҗәп: яклыйсызмы әллә каршы киләсезме?» булачак.
Һәр команда җирәбә буенча үзенә туры килгән сорауны яклаячак. Ул моның белән тулысынча килешмәскә дә мөмкин.
Чараның максаты: хакыйкатьне эзләү түгел, чөнки моңа галимнәр үз фикерләрен әйткән инде. Биредә максат: студент кызларның әйтергә теләгән фикерләрен аңлаешлы, гади тел белән тамашачыларга җиткерә алуы, сөйләм сәләтләрен күрсәтә белүләре.
Җиңүчеләрне жюри әгъзалары һәм тамашачылар билгелиячәк.
Шул исәптән барлык студентлар чарада катнашырга чакырыла, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.