Ел башыннан законлы никахларын теркәүчеләрнең саны 329га җиткән
“Татар-информ”нан алынган мәгълүматларга караганда, район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның ноябрь аенда 26 гаилә төзелгән. Ел башыннан законлы никахларын теркәүчеләрнең саны 329га җиткән. Узган елның шушы чорыннан бу күрсәткеч 55 кә артыграк. Күптән түгел быелның иң өлкән “яшь” пары – 70 яшьтән узганнар өйләнешкән. Кайберәүләр яңа ел каршылауны туй мәҗлесе белән берләштерәчәк – 31 декабрь көненә 3 парның язылышу тантанасы билгеләнгән. Монысы, бәлки, киләсе елның кәбисә ел булуы белән бәйледер. Хәер, мондый ваклыкларга кемнәрдер бөтенләй игътибар итмәскә дә мөмкин. Яшьләр арасында 2012 елның беренче атнасында ук туй ясарга җыенучылар да бар.