2011 елның 13 декабрендә «Мәрҗани» мәчетенең конфернц-залында мөселман яшьләре берлегенең, мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәме белән оештырган «Хатын-кыз бәхете» исемендәге курсларының ябылу тантанасы булды.
Әлеге курсларда Исламда этика, әхлак-әдәп; балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре, гаилә бәхете, җәмгыятьтә үз урыныңны табу кебек лекцияләр тыңланылды; шулай ук махус белгечләр косметология, аш әзерләү осталыгы, яулык бәйләү серләре һ.б. темаларга мастер-класслар үткәрделәр, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.