Nikahrt.ru бәхетле гаиләләр корырга ярдәм итә

Мөселманнар өчен эшләгән Nikahrt.ru танышулар сайты аша бер-берләрен тапкан парларыбыз тагы артты. Сезгә Рәдиф белән Фәрдиянең мәхәббәт тарихын үз эченә алган

БӘЙЛЕ
2011 Дек 14

Мөселманнар өчен эшләгән Nikahrt.ru танышулар сайты аша бер-берләрен тапкан парларыбыз тагы артты.

Сезгә Рәдиф белән Фәрдиянең мәхәббәт тарихын үз эченә алган хатны тәкъдим итәбез.

«Әссәләму галәйкум,хөрмәтле редакция! Миңа сезнең ресурс бик тә ошый. Биредә кызыклы һәм файдалы мәкаләләр, яңалыклар күп. Nikahrt.ru мөселман сайты ярдәмендә үзеңнең гаилә төзү тарихы белән бүлешергә мөмкин булганны белеп, моны эшләргә булдым.

Беренчедән, мондый сайт ачу фикерен сезгә салганы өчен мин Аллаһка рәхмәтемне әйтәм. Бу хәзер бик тә кирәк.

Икенчедән, әлеге проектны оештыручыларга чиксез рәхмәт. Чөнки нәкъ шушы сайтта мин хатыным Фәрдия белән таныштым.

Бу ресурстан файдаланучы башка кешеләр кебек үк, мин дә шул кабатланмаган, бердәнберемне эзләп яшәдем. Аллаһ рөхсәт иткән бар ысуллар ярдәмендә тиң парымны эзләдем. Миңа туганнарым, дусларым ярдәм итте. Әмма барысы да бушка иде.

Көннәрдән бер көнне дустым миңа бу сайтка теркәлергә киңәш бирде.

Дөресен генә әйткәндә, шикләндем. Әмма алай да дустым киңәшен тотарга булдым.

Күпләгән яхшы кәләшләр арасыннан үзем эзләгән бердәнбер Фәрдиямне таптым. Ул миңа бик тә ошады. Холкы турында да укыгач, без бер-беребез өчен яратылганлыкны аңладым.

Мин аңа, әлбәттә, җитди ният белән танышырга тәкъдим ясадым. Ул ризалашты.

Мин дә аңа ошаган булып чыктым. Озак та уйламый, без өйләнешергә булдык. Һәм моңа һич тә үкенмибез.

Хәзер безнең ныклы һәм тату гаилә. Гаиләбезне тулыландыру турында да уйлыйбыз.

Аллаһка шөкер, мин үземнең тиң ярымны таптым.

Барлык ялгызларга да үз парларын табып, бәхетле яшәүне телим. Өйләнү сөннәт бит. »

Менә шундый гади, әмма тормыштан алынган мәхәббәт тарихы белән бүлеште Рәдиф.

Медиа-группы «Ислам info» редакциясе Рәдиф белән Фәрдиягә гаилә бәхете һәм куанычлар тели.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе