Үзгәрешләр 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр гамәлдә
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле рәвештә, Горький тимер юлы полигонында 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр шәһәр яны поездлары хәрәкәте тәртибе үзгәрә. 30 декабрьдә поездлар җомгадагы эш көне графигы буенча йөри, 31 декабрьдә шимбәдәге ял көне графигы буенча хезмәт күрсәтәчәк.
1-9 гыйнвар көннәрендә шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы якшәмбедәге кебек булачак. 10 гыйнварда исә сишәмбедәге эш көне расписаниесе буенча йөри, дип хәбәр итә Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте.