Бүген Казаныбызның Нариман урамы 98 нче йорт адресы буенча урнашкан "Зәңгәр" мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Биредә Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин чыгыш ясады. Имамнар мәчетнең төзекләндерү-яңартылудан соң халәтенә игътибар итте. Яңа җиһазлар белән тулыландырылган мәчеттә җылы мохит хакимлек итә. Монда ук хатын-кызлар өчен мәдрәсә дә эшли. Утырыш барышында имамнардан хоккей командасы оештырылу мәсьәләсе каралды. Бу фикерне имамнар хуплады.