Казанда 10-13 декабрь көннәрендә экстремизм һәм терроризмга каршы «Без бер дәүләт — без бер халык» дигән Яшьләр форумы үтә. Форумның лозунгы -«Экстремизмга юк, дип әйт». Чара «Идел» яшьләр үзәгендә оештырыла. Оештыручылары: Татарстан республикасының яшьләр, спорт һәм туризм Министрлыгы, Татарстанның куркынычсызлык Советы, яшьләр иҗаты Академиясе. Бүген катнашучылар каршында дини оешма вәкилләре чыгыш ясады. Диния нәзарәтеннән форумга Вәлиулла хәзрәт Якупов килгән иде һәм ул катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.