2011 елның 12 декабрендә Диния нәзарәтендә казыйлар шурасы утырышы үтте. Утырыш барышында республиканың көнбатыш районнарына караган мөхтәсибәтләр мәхәллә, хаҗ сәфәре, уку-укыту буенча исәп-хисап бирделәр.
Киләсе яңа елга эшләячәк чаралар буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.