Башкалабызның өлкәара кардиология диагностика үзәгендә мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе барлыкка килде.
Биредә 2008 елдан бирле имам Вилдан Ишмөхәммәтов хезмәт итә. Имам сүзләренчә, 20 кв.м мәйданындагы урын кешеләргә рухи яктан зур файда китерә. Бирегә авырулар гына түгел, үзәктә эшләүчеләр дә керә. Ишмөхәммәтов, медицина персоналы белән килешеп, кайбер авыр хәлдә булучыларның реанимация бүлегенең палатасына килә. Имам булмаганда намаз уку бүлмәсендә аның урынына ярдәмчесе кала.
Шунысы кызык, В. Ишмөхәммәтов элеккеге хәрби, майор. Гарәп телен өйрәнгән, 1992-93 елларда Печән Базары мәчетендә эшләгән, шул ук вакытта Кабан арты мәчетендә татар телен укыткан, дип хәбәр итә islamrt.ru.