«Мөхәммәд пәйгамбәр – җир йөзенә рәхмәт өчен җибәрелгән» диг|

Мөфтиләр Советының Социаль-хәйрия һәм рухи-агарту эшчәнлеге департаменты «Мөхәммәд пәйгамбәр — җир йөзенә рәхмәт өчен

БӘЙЛЕ
2011 Дек 12

Мөфтиләр Советының Социаль-хәйрия һәм рухи-агарту эшчәнлеге департаменты «Мөхәммәд пәйгамбәр — җир йөзенә рәхмәт өчен җибәрелгән» дигән Бөтендөнья VI шигырь бәйгесе үткәрү хакында хәбәр итте.

Бәйгегә автордан пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышына кагылган рус һәм татар телендәге әсәрләр кабул ителә.

Бәйгенең шартлары белән танышу һәм ошаган хезмәткә тавыш бирүне ( 2012 елның 1 нән 10 февраленә кадәр) mavlid-konkurs.ru. рәсми сайты аша башкарырга була.

1 нче урын яулаучыга 20 мең сум, 2 урынга 15 мең сум, 3 урынга ия булучыга 10 мең сум акча биреләчәк.

Бәйгедә катнашу өчен 2011 елның 5 декабреннән 2012 елның 5 февраленә кадәр бәйгегә дигән эшне һәм гариза бирергә кирәк. Аны түбәндәге ысуллар белән эшләргә мөмкин:

mavlidkonkurs@mail.ru электрон адресына хат җибәрү («Шигырьләр бәйгесе» нә теманы күрсәтеп);

129090, Мәскәү шәһәре, Выползов, 7 адресына хат язу («Россия мөфтиләре Советы, Шигырьләр бәйгесе» дигән күрсәтү белән).

Катнашучының хатында:

бәйгегә дигән материал — бәйге шартларына туры килә торган шигырь;

бәйгедә катнашу өчен гариза (басма турында белешмә); автор турында белешмә: кыскача гына биографиясе, өй адресы (почта индексы белән), контакт телефоны (шәһәр коды белән), электрон почта адресы булырга тиеш.

Бәйгенең нәтиҗәләре 2012 елның февралендә билгеле булачак. Өстәмә мәгълүматны mavlid-konkurs.ru сайтында һәм 8-926-247-93-06 яки (495) 684-31-98 телефоннары аша белергә була, дип хәбәр итә islam.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе