«Иман» нәшрияты «Апанай мәчетенең яңарышы» китабын дөньяга чыгарды.
Әлеге китапның бастырылуы Казанның Апанай мәчетен торгызу белән бәйле. Анда торгызу-ремонтлау эшләре барышы хакында бәян ителә. Китапны бастыруга, соңгы елларда мәчетне төзекләндерү эшләре белән мәшгуль булган, Әхмәд хәзрәт Сабиров һәм Вәлиулла хәзрәт Якупов әзерләгән, дип хәбәр итә Islamrt.ru.
«Апанай мәчетенең яңарышы» китабының күләме 20 битне тәшкил итә.