Һиндстанда көчле янгын чыгып 70-ләп кеше һәлак булды

Һиндстанның көнчыгышында, Калькутте шәһәре хастаханәсендә көчле янгын чыкты. Соңгы мәгълүматларга караганда 70кә якын кеше һәлак булган. Бүген иртән

БӘЙЛЕ
2011 Дек 09

Һиндстанның көнчыгышында, Калькутте шәһәре хастаханәсендә көчле янгын чыкты. Соңгы мәгълүматларга караганда 70кә якын кеше һәлак булган.

Бүген иртән биш катлы бинаны иң аскы катыннан янгын чыккан. Ялкын тиз арада хастаханәне каплап алган, бүлмәдән-бүлмәгә күчкән. Коткаручылар ут эченнән 60-лап кешене чыгарган, дистәләгән авыручы янына кереп җитә алмаган. Янгын сүндерү өчен биш сәгать вакыт киткән. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе үлүчеләр саны тагын да артырга мөмкин ди.

Лицензиясе алынган хастаханәдә якынча 160-лап авыручы булган. Янгынның сәбәпләре әлегә әйтелми, гаеплеләрне иң кырыс җәза көтә дип белдерде хакимият вәкилләре.

 

"Азатлык.орг"тан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе