Мәрхүм белән хушлашу иртәгә сәгать унда Г.Камал исемендәге дәүләт академия театрында була.
Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә.
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген төнлә Казанда 74 нче яшендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә сәгать унбердә Г.Камал исемендәге дәүләт академия театрында була.
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган.
Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза.
Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. Яшь авторның иҗади үсешенә шулай ук республиканың әдәби җәмәгатьчелеге, тәҗрибәле язучылар, журналистлар, аерым алганда, ул вакытларда «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән шагыйрь Марс Шабаев күп ярдәм итә. Ниһаять, 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда бер шәл кем шигырьләре Бөтенсоюз яшь авторлар конкурсында икенче дәрәҗә бүләккә лаек була һәм, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Розовый олень» исемле күмәк җыентыкка кертелә. Конкурс нәтиҗәләренең кайтавазы булган булса кирәк, 1965 елны Англиядә чыга торган атналык бер газетада яшь каләмнең кыскача биографик белешмәсе белән бергә инглизчә тәрҗемәдә дүрт-бишләп шигыре дә басылып чыга. Аннан соң, алтмышынчы — туксанынчы еллар дәвамында, авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләрен һәм хикәяләрен эченә алган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзәләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976), «Зәңгәр күлдә Ай коена» (1990), «Биюче бака» (1996), «Өе балчык, иясе карчык» (1996) исемле җыентыклары нәшер ителә.
Җитмешенче еллардан башлап Ф. Яруллин проза жанрының эрерәк формаларына да мөрәҗәгать итә. 1971 елда ул, темасы яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1974), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу әсәре һәм аннан соң иҗат ителгән «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы», «Кайту», «Яралы язмышлар» исемле повестьлары, «Һәркемнең үз сукмагы» (1982), «Туган көн бүләге» (1984) җыентыкларына һәм бантка томлыкларына кергән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, көндәлек матбугатта даими басыла килгән публицистикасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән Ф. Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла.
1964-2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардай «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил исемендәге бүләгенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Әдипнең иҗат мирасында Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә әсәрләре дә бар. Алар арасыннан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәләрендә озак еллар буе барган «Әнә килә автомобиль...» комедиясе тамашачылар алдында аеруча зур уңыш казана. Әдип иҗат иткән пьесаларның бер өлеше аның «Таң вакыты» (1969) һәм «Пьесалар» (1998) исемле тупланмаларында урын алган.
Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Фәнис Гатаулла улы Яруллинга Татарстан Президенты М. Шаймиевнең 2001 ел 13 февраль Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелде. Ул шулай ук 1985 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (1985), 1968 елдан Язучылар берлеге әгъзасы була.
Урыны җәннәт түрендә булсын мәрхүмнең!