2011 елның 15 декабрендә сәгать 9.00дә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф Фонды булышлыгы белән, «Ислам терроризмга каршы» фәнни-практик конференциясен үткәрә.
Конференциянең максаты — дини факторны кулланучы терроризмның урынын һәм үзенчәлеген билгеләү, башлангыч этапларындагы деструктив эшчәнлеген ачыклау, террорризмның ил тормышындагы иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый, рухи-әхлакый процессларга йогынты ясауга объектив бәя бирү һәм каршы торуда тиешле чаралар күрү.
Әлеге чарада галимнәр, дин белгечләре, экспретлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм ТР идарәчелек вәкилләре дә катнашачак, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.