Актобедә бер югары уку йортының җитәкчелеге студент кызларга дәресләргә хиҗәптән килүне тыйган, дип хәбәр итә коммерсиячел телевидение каналына таянып, tengrinews.k.
Кызлар сүзләренчә, сессия алдыннан укытучылар көтмәгәндә шарт куйган: дәрескә керәсе килсә, яулык белән озын итәген сала. Дини кызларны уку йортының бусагасыннан да үткәрмиләр. «Безнең проректор килә дә: «Нәрсә утырасыз монда? Кемнедер агитациялисезме әллә? Ни белән шөгыльләнәсез сез?», — ди. Студент кыз Шынар Мантайкызы әйтүенчә: «Яки бөтенләй аерым-аерым чакыра да: «Кайсы сектада син? Төнлә ниләр белән шөгыльләнәсез?» — дип сорый икән.
Кызлар хиҗәпләрен салудан баш тарткан һәм ярдәм сорап, хокук белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Элеккеге судья Агисбек Тулегенов, бу тыю Казахстан Конституциясе кагыйдәләрен боза, ди.
Уку йортының җитәкчелеге шәрехләмә бирүдән баш тарта, ә яңалык кертүләрен эчке кагыйдәләргә сылтап калдыра.
Студент кызлар судка бирергә ниятли. Кызларның берсе прокурорка мөрәҗәгать иткән инде.