Фәрит Мифтахов РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

ТР Дәүләт Советы депутатының адвокат коллегияләренең берсе белән берлектә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү фондын оештыру идеясе бар «Татар-информ»нан алынган

БӘЙЛЕ
2011 Дек 08

ТР Дәүләт Советы депутатының адвокат коллегияләренең берсе белән берлектә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү фондын оештыру идеясе бар

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Сораулар, нигездә, фатир алу, торак-коммуналь өлкәсенә кагылды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесенә юридик консультация күрсәтелде.

Фәрит Мифтахов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, Казан мәктәпләренең берсендә эшләүче татар теле укытучысы торак алуда (ул программаларның берсе буенча инде берничә ел чиратта тора) ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзергә исә ул һәм аның гаиләсе тулай торакта 18 квадрат метр мәйданлы бүлмәдә яши. Аның төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткәне булган инде. Бүгенге кабул итүдә, проблема хакында фикер алышканнан соң, Казан башкарма комитетыннан җавап көтәргә карар кылынды.

ТР Дәүләт Советы депутаты үзенең адвокат коллегияләренең берсе белән берлектә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү фондын оештыру идеясе булуы хакында хәбәр итте.

Фәрит Мифтахов халыкка үзвакытында юридик ярдәм күрсәтү зур әһәмияткә ия дип саный. «Юридик белгечләрдән башка мәсьәләләрне хәл итү авыр. Үзвакытында күрсәтелгән юридик консультация халыкка зур ярдәм итәргә мөмкин», — диде ул.

Искәртеп узабыз, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов Дмитрий Медведев, Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә дә, үзенең сайлау округларында да гражданнарны даими рәвештә кабул итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе