Лекцияләр Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә үтәргә планлаштырылган.
Лекция кысаларында ислам финанс институтлары файдалана торган акча белән тәэмин итү һәм «Амаль» финанс йортында моны практикада куллануның төп алымнары каралачак. Лектор буларак «Амаль» финанс йортының генераль директоры Рәшит Низамиев «Амаль»ның шәригать контрольлеге комитеты җитәкчесе Булат Мөлеков, сертификатка ия булган AAOIFI (Ислам Финанс Институтларында Хисап һәм Тикшерү буенча Оешмасы) ислам финанс институтларында шәригать буенча эксперт чыгыш ясаячак.
Беренче лекция Түбән Камада 17 декабрь 16:15 сәгатьтән 19:15 кә кадәр шәһәрнең Шинниклар ур., 59 йорт буенча урнашкан Үзәк Җәмигъ мәчетендә, икенчесе Әлмәттә 18 декабрь 10.00дән 12.27 вакытта Радищев ур., 12а адресы буенча урнашкан «Аксу» мәчетендә, йомгаклау лекциясе 24 декабрьдә Зайцев ур., 15 йорт белән урнашкан («Мелита» бинасына килеп җитми) Казанда Икътисад, Идарә һәм Хокук Институты яңа бинасының актлар залында 4 катта 10:00 нан 13:00 вакытта уза.
Лекцияләргә теләге булган һәркем килә ала!
Белешмәләр өчен телефон:
Казан: (843) 231-85-09
Түбән Кама: (8555)48-51-01, 8-951-899-24-25
Әлмәт: (8553)45-35-42, (8553)35-01-91