Мәскәүдә, М. И. Рудомино исемендәге чит телләр әдәбияты Бөтендөнья дәүләт китапханәсенең Көнчыгыш мәдәнияты Үзәге базасында исламга кереш кабинеты ачылачак.
Исламга кереш кабинеты — ислам турында Мәскәүдә беренче әдәбият җыентыгы һәм әңгәмә кору мәйданчыгы. Биредә Рәсәйдә, гомумән дөньяда дин һәм мәдәниятара бәйлелекнең мөһим сораулары турында сөйләшәчәкләр.
Катнашучылар: һөнәри галимнәр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре конференция һәм семинарлар, лекция, дискуссияләр алып бара, Мәрҗани Фондының фәнни һәм мәдәни проектларн тәкъдим итә алачак.
Кабинет китап фондының нигезен ислам Мәрҗани Фондының ислам буенча фәнни әдәбияты тәшкил итә.
Яңа мәйданчыкта беренче планлаштырган чарасы — «Ислам, шәрыкның насара дине һәм урта гасырларда, шулай ук хәзерге заманда Аурупа Көнчыгышында яһүди дине: дини-мәдәни пюрализмның үзенәлекле моделе« булачак , дип хәбәр итә Татарская деловая газета «etatar».