Татар теле укытучысы МДУ профессорларын шаккатырган

Җиңүче — татар теле укытучысы Ренат Латыпов Мәскәүдә узган Бөтенроссия укытучылар конкурсында кичергән хисләре белән уртаклашты. 21-24 ноябрьдә Россиянең Фән

БӘЙЛЕ
2011 Дек 08

Җиңүче — татар теле укытучысы Ренат Латыпов Мәскәүдә узган Бөтенроссия укытучылар конкурсында кичергән хисләре белән уртаклашты.

21-24 ноябрьдә Россиянең Фән һәм мәгариф министрлыгына караган Мәгарифне үстерү буенча федераль институтында V Бөтенроссия «Туган тел, рус телен дә кертеп, укытучыларының мастер-классы» узды. 2007 елдан бирле Мәскәүдә уздырылган бу конкурста Татарстан мөгаллимнәре еш катнаша һәм уңышларга да ирешә. 2009 елны Казан шәһәренең «141нче кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомумбелем мәктәбе» укытучысы Фирая Фаизова, 2010 елны Чүпрәле районы «Иске Чүпрәле урта гомумбелем мәктәбе №1» укытучысы Энҗе Җәләлова призлы өченче урыннарны яулаган иде.

Быел уздырылган конкурста Россиянең 30 төбәгеннән килгән 43 туган тел һәм рус теле укытучылары арасында Чаллы шәһәренең «17 нче урта гомумбелем мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ренат Латыповка тиңнәр булмады. «2001 елдан бирле балалар укытам. Шәһәр, республика конкурсларында катнашып, җиңүләр яуладым. Быел да «Ел укытучысы» конкурсында беренче унлыкта торам. Мәскәүдә узган конкурста катнашуга да шул уңышларым этәргеч булды. Минем өчен иң мөһиме — катнашу иде», дип сөйләде укучыларын, эшен яратучы Ренат. Аның сүзләренә караганда, укытучылар үз тәҗрибәләрен күрсәтергә кыенсыналар икән. Ике ел эчендә мәктәп директоры булып күтәрелгән яшь татар теле укытучысы коллективта эшләүче укытучыларга үрнәк булырга тырыша. Конкурсларда катнашып рухи, фәнни җиңүләргә түгел, финанс хәлен дә яхшыртып була, дип саный җиңүче.

«Егетләрне дә бүгенге көндә мәктәпкә җәлеп итү өчен шартлар тудырылды. Яшь белгечләргә кабинет, өстәмә хезмәт хакы, фатир алу мөмкинлеге каралган. Директор буларак, 27 хатын-кыз затыннан булган укытучылар янына Чаллы педагогия көллиятеннән ике яшь егетне чакырып алдым. Алар инде «Безнең яңа укытучы» грантлары ияләре », дип сөйләде мәктәптәге 5 ир-ат укытучыларның берсе булган директор.

Ренат Латыпов бу конкурс тәлапләре буенча «Минем төбәк, минем мәктәбем» дип исемләнгән призентация тәкъдим иткән. «Милли костюм турында сөйләгәндә, орнаментлар, бизәк-билгеләргә бәйләп татар халкының бөеклеге турында бәян иттем», дип ачыклык кертте конкурсант. «Өченче өлештә Тукай һәм Пушкин иҗатларын янәшә куеп тикшергән 10 минутлык дәрес һәм аңа методик аңлатма видеоязмасы күрсәтелде. Укучылар Пушкин һәм Тукайның милләт шагыйрьләре булуын исбатларга тырышты. Тикшеренү дәресе буларак узды», дип искә ала көмеш каләмле абсолют җиңүче һәм «Укытучы-тикшеренүче» номинация лауреаты Ренат Латыпов.

Чыганак: http://intertat.ru/tt


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе