Мәскәү һәм Петербурда дистәләгән кеше тоткарланды

Сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерү тырышлыгы чәршәмбедә Мәскәү полициясе тарафыннан кире кагылды. Чәршәмбе кич Мәскәү һәм Петербурда урам

БӘЙЛЕ
2011 Дек 08

Сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерү тырышлыгы чәршәмбедә Мәскәү полициясе тарафыннан кире кагылды.

Чәршәмбе кич Мәскәү һәм Петербурда урам җыеннарында катнашкан дистәдән артык кеше тоткарланды. Мәскәүнең Триумф мәйданында җыелган кешеләр куып таратылгач берничә дистә яшьләр сәяси шигарләр кычкырып Пушкин мәйданына таба юл алган, әмма аларны полиция тоткарлаган. Алар арасында бу хакта хәбәр иткән журналист «Итоги» журналының фотохәбәрчесе Николай Галкин булган.

Петербур үзәгендә йөзгә якын кеше тоткарланган. Аларга да рәсми рөхсәтсез урамда җыелуда гаепләү белдерелгән.

Мәскәү шәһәр хакимиятләре мәгълүмат чараларында чыккан Революция мәйданының төзекләндерү эшләренә ябылуы турындагы хәбәрне кире какты. Биредә узган сайлауда хәрәмләшүләргә каршы рөхсәт алынган урам җыены 10 декабрь көнне үтәчәк.

 

"Азатлык.орг"тан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе