15 декабрьдә Татарстан Диния нәзарәтенең конференц-залында «Ислам терроризмга каршы: җәмгыятькә һәм дәүләткә янаган көч һәм экстремизмга каршы тору чараларын эзләү» дип исемләнгән Бөтендөнья фәнни-гамәли конференция узачак.
Чара, терроризмның куркынычын ассызыклап, галимнәрне, нәзарәт вәкилләрен, Рәсәй экспертларын һәм иҗтимагый эшлеклеләрне берләштерү максатыннан оештырыла.
Форумда постсовет чорында Рәсәйдә терроризм халәте торышы турында сөйләшеләчәк. Икенче төп тема Кавказ өлкәсендәге халәткә кагылачак. Төп басым яшьләр арасында терроризм җәелүенә һәм террорист-үз-үзен үтерүчеләр проблемасына багышлана.
Конференциянең төп проблемасы терроризмга ислам күзлегеннән караш: теология сораулары; терроризм психологиясе, терроризмга каршы көрәштә халыкара тәҗрибә һ. б. тематик блоглар карала, дип хәбәр итә IslamNews.ru.